"Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Гаянова Ильфира Вагыйзь кызының шәхси сайты

"Уйный-уйный үсәбез проектын йомгаклау кичәсе

25 ноября 2015

  1. Баш өлеш:

Алып баручы-әкиятче:(Музыка астында,зәңгәр утлар уйный,театр пәрдәсе ачыла)

Исәнмесез әкият яратучы дусларым!

Улларым,кызларым!

Әкият карыйсыгыз киләме?

Нинди әкият дисезме?

 

Утырыгыз әле җайлап.

Табышмакка табыгыз җавап.

Кайсы әкият икәнен                                      

Уйлыйк әле бергәләп.

Нәкъ урман уртасында

Киң аланда бар икән.

Зур да түгел,тәбәнәк тә.

Бик матур бер өй икән.

Бу өйдә дус яшиләр-

Киек җәнлекләр икән.

Йә,дусларым әйтегез

Нинди әкият без карыйбыз?(Теремкәй)

Сезне кунакка чакырабыз,рәхим итеп безнең “Теремкәй” әкиятен  карагыз!

Тычкан –Чыелдык( Көйгә бии –бии Ләйсән чыга.)

                                   Чиылдык мин-тычкан кызы.

                                   Кечкенә димәгез,бик акыллы тычкан,мин. ( башак таба)                                

                                    Менә хәзер кышка азык җыеп куям мин.

                                    Ай,нинди матур өй! Монда кем яши?

(Йортка керә,тәрәзәдән карый)

Бер кемдә юк,монда мин яшим.

                              

Бака- Бакылдык.(көйгә Зәлия чыга )

                                Бака-бака бакака, бака  җәйне ярата,

                                Болыт күрсә, яңгыр килә, диеп хәбәр тарата!

                                 Бака суык яратмый,бака җылы ярата.

Терем-терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?

Тычкан –Чыелдык. Бу мин  Тычкан –Чыелдык, ә син кем?

Бака- Бакылдык. Мин  Бака- Бакылдык!

Тычкан –Чыелдык Әйдә бергә яшик!

“Ап-ак куян утыра”көенә Ралина,Адилә биеп чыгалар

Ап-ак куян утыра

Колагын селкеп тора.

Менә шулай,менә шулай

Колагын селкеп тора.

Кем куркытты куянны

Куян сикереп качты.

Менә шулай,менә шулай

Куян сикереп качты (теремкәйгә сикереп кача)

Төлке-Хәйләбай. ( көйгә Айсылу чыга)

Терем-терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?                              

Бер –бер артлы.   Бу мин  Тычкан –Чыелдык, мин  Бака- Бакылдык, мин Куян –Озынколак. Ә син кем?

Мин Төлке Хәйләбай! Кертегез әле мине.

Бергәләп:Әйдә бергә яшик!

Бүре –Сорыколак. (Шомлы көйгә Искәндәр чыга)

Терем-терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?                              

Бер –бер артлы.   Бу мин  Тычкан –Чыелдык, мин  Бака- Бакылдык, мин Куян –Озынколак,  мин Төлке- Хәйләбай. Ә син кем?

Бүре –Сорыколак.  Мин  Бүре –Сорыколак.

                                     Булырмын тыйнак кунак.

                                     Тизрәк-тизрәк,кертегез.

                                     Өшеде хәтта колак.

Алып баручы: Ай-яй!Әйдәгез әле,тамашачылар белән бергә җылынып  алыйк,әле. Кулларны җылытабыз( кул чабулар),аякларны җылытабыз(аяк дөбердәтүләр) Булдырдыгыз! Бүрене теремкәйгә кертәбезме?(бүре теремкәйгә кереп китә)

 

 (көй ишетелә Рүзәл,Илназ –аюлар чыгалар,бергә:)

 Терем-терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?                          

Бер –бер артлы.   Бу мин  Тычкан –Чыелдык, мин  Бака- Бакылдык, мин Куян –Озынколак,.  мин  Бүре –Сорыколак ,ә сез  кем?

 Беренче аю- Камытаяк.  Мин Аю –Камытаяк,

                                               Бер мичкә бал ашасам да,

                                               һич туймас минем тамак!

                                               Яшик әле бергәләп!

                                                Бал ашыйк гел тәпәнләп!

Икенче аю-Йомшак  тәпи: Ай,нинди шәп йорт,безнең дә монда яшисе килә.

Кертегез әле безне дә.

 

 Бергәләп: Әйдәгез  бергә яшик!

 

Алып баручы-әкиятче:   Туктагыз әле ,туктагыз

                                             Дусларым,ашыкмагыз!

Сез “Теремкәй “әкиятен беләсезме?

Әйдәгез,искә төшерик әле,аю өйгә кергәч ни була?

Безнең матур өебез дә җимерелсә без кайда яшәрбез? Нишләргә инде безгә хәзер?

    Әйдәгез мин тылсым кулланып теремкәйне зурайтып карыйм.

Әфсен-төфсен өй зурайсын!(утлар астында 2 тапкыр әйтелә)

Юк,тылсым көче генә җитми монда,дуслык-бердәмлек көче кирәк.

Инде хәзер нишләргә?(өйне зурайтырга)      

Аюлар бергә: Без риза,булышырбыз без сезгә!

Куяннар,төлке,бүре төзү материаллары-йомшак зур кубиклар алып килә, төзелеш башлыйлар.(күңелле көйгә)

Алып- баручы: Хәзер теремкәй якты,зур икән. Әйдәгез әле, яңа теремкәйне котлап  биеп алый әле.

“Теремкәй” җырлы- биюе 

Карагыз әле безгә

Безнең дус өебезгә.

Өстәлебез түгәрәк

Без яшибез бергәләп.

Тычкан,бака,куянкай,

Төлке,бүре,аюкай

 Терем-терем-теремкәй

Теремкәйдә дус яши.

Алып баручы:

Тамашачылар әкият сезгә ошадымы? Теремкәйдә кемнәр яши?(рольләрдә уйнаучылар таныштырыла) Дус –тату  бердәм булып хезмәт яратканга, анда яшәүче җәнлекләр бик бәхетле икән!

Миңа да  әкият бик ошады.Артисларыбыз бик матур уйнадылар.Аларга рәхмәт әйтик!(кул чабулар)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фотографии

Оставить комментарий: